“Наше время – Безнең заман” талантлы эшче яшьләрне барлау

13.07.2017 14:17 | Район яңалыклары Принтерга

“Наше время – Безнең заман”  талантлы эшче яшьләрне барлау
    2013 елдан башлап, эшче һөнәрләрне һәм инженерлык һөнәрен популярлаштыру һәм талантлы эшче яшьләрне барлау максатыннан, республикабызда эшче яшьләр өчен әнә шундый исемдәге ачык республикакүләм телевизион сәнгать фестивале үткәрелеп килә. Ул быел да үткәрелә. Тиздән районнарда, шәһәрләрдә сайлап алу турлары башланачак. Бәйге-фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькәчә булган талантлы эшче яшьләребез катнаша ала. Фестивальнең гала-концерты ноябрьдә Казанда узачак. Фестиваль һәм анда катнашу шартлары турында күбрәк ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтына (mpt.tatarstan.ru) һәм “Созвездие-Йолдызлык” сәнгать фестиваленең сайтына (www.vold.ru) кереп, яки район мәдәният йортына 2-13-73 номерына шалтыратып белеп була. Бу очракта яшьләребездән генә түгел, җитәкчеләрдән дә зур активлык сорала. Моңарчы районыбыз яшьләре әлеге фестивальдә уңышлы чыгыш ясап килде. Мәртәбәле фестивальдә яшьләребез быел да актив катнашыр һәм лаеклы чыгыш ясар дип көтеп калабыз.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту